Киләчәк – яшь лидерларда
җәмгыять

Киләчәк – яшь лидерларда

“Идел” яшьләр үзәге чираттагы тапкыр “Асыл-2022” татар балалар лидеры мәктәбендә катнашучыларны кабул итте.

“Идел” яшьләр үзәге фотосы

Татар балалар лидеры мәктәбе (ТДШЛ) татар яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре актив балаларын ачыклау, ярдәм итүне, Россия төбәкләрендә милли-мәдәни автономияләрдә балалар белән эшләүдә аерым юнәлеш булдыруны максат итә. Быел Матюшинога бар  Россиядән 100дән артык бала килде.

“Асыл-2022” лидер мәктәбе алты көн дәвам итте. Мәктәпнең беренче көне үзара танышу тренинглары белән башланып китте. Үзеңне тәкъдим итү буенча осталык сәгатеннән соң, балалар татар телендә үзләре белән таныштырдылар, яраткан шөгыльләре һәм кызыксынулары турында сөйләделәр.

Көннең икенче яртысында проектлар язу буенча практик эш оештырылды. Балалар проектлар язу принципларын, кагыйдәләрен өйрәнеп, үзләре яңа проект язу юнәлешендә эшләделәр. Шулай ук алар дебат кагыйдәләре белән таныштылар, смена дәвамында аңа әзерләнергә кирәк булды.

Һәр көн балаларга яңа кунаклар килде. Мәсәлән, спикер Эльмира  Мифтахова проектларны социаль челтәрләрдә тәкъдим итү турында сөйләде. Ә Татар китабы йорты җитәкчесе Айдар Шәйхин “Татар китабының 1000 елы” темасына балалар белән кызыклы әңгәмә корды. Мөгаллим, бик күп китаплар авторы Николай Максимов балаларга татар телен өйрәнү алымнарын өйрәтте. Кунакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәният автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов булды.

Смена дәвамында катнашучылар өчен төрле осталык сәгатьләре үткәрелде. Алардан иң  кызыклысы Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары үткәргән ораторлык осталыгы буенча иде. Бер көнне балалар бу театрга барып “Кияүләр” спектаклен карадылар. Ә Халыклар бердәмлеге көнендә мәктәптә бу темага багышланган викторина булды.

“Асыл-2022” лидер мәктәбе сменасының соңгы көне аеруча киеренке булды. Балалар үз проектларын күрсәттеләр һәм үз идеяләрен тормышка ашыру максатлары һәм алымнары турында сөйләделәр. Ә дебатлар вакытында төрле темаларга фикерләшү булды. Катнашучылар үз позицияләрен дөрес һәм аңлаешлы итеп җиткерергә өйрәнделәр.

Смена ябылу кичәсендә анда катнашучылар үз белемнәрен, тәҗрибәләрен һәм тырышлыкларын күрсәттеләр,  “Лидер”, “Анализатор”, “Идеяләр генераторы”, “Координатор” исемнәренә лаек булдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Татар балалар лидеры мәктәбен оештыручылар балалар алган белемнәр, тәҗрибә, күнекмәләр аларга алдагы тормышта ярдәм итәр дип ышаналар.

 


Лаеш районы

Нет комментариев