Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясе укучылары белән “Россия: кичә, бүген, иртәгә” темасына сыйныф сәгате үткәрелде.
Аны Лаеш районы “Алтын көз” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгече терроризм һәм экстремизмны профилактикалау чараларын тормышка ашыру кысаларында уздырган. Әлеге дәреснең максаты – балалар белән халык гадәтләрен саклап калу, Россия дәүләте тарихын белү һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү турында сөйләшү. Чара тәмамланганнан соң барлык укучыларга тематик буклетлар таратылды.
КЦСОН “Алтын көз” фотосы.
Нет комментариев