Лаеш районы укучылары хәрби-диңгез флоты музеенда булдылар
«Дружба» мәктәп яны лагерына йөрүче Рождествено мәктәбе укучылары бу көнне озак вакыт истә калдырачаклар.
Балалар Сугышчан дан һәм хәрби-диңгез флоты музее урнашкан Хәерби авылына экскурсиягә киттеләр. Хәерби мәктәбенең ОБЖ укытучысы Рөстәм Хәсәнов кызыклы экскурсия үткәрде. Балалар Рөстәм Садриевичка туган як, Бөек Ватан сугышы һәм Россия Хәрби-Диңгез флоты тарихы турында күп сораулар бирделәр. Алар сәяхәттән бик күп тәэсирләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев