Кече Елга авыл җирлегендә авыл җирлеге депутаты Фәридә Шәвәлиева инициативасы белән чишмә территориясе чистартылды.
Кече Елга халкы — актив тормыш позициясе булган кешеләр. Алар һәрвакыт яхшы башлангычларны хуплыйлар һәм аларда актив катнашалар. Һәм «Хәрәс Бабай» чишмәсе территориясен төзекләндерү кебек игелекле эштә алар катнашмый кала алмаганнар. Алар үләнне чабып, эчәр су чыганагы тирәсен җыештырып алганнар. Шулай ук Кече Елгада «Хәрәс Бабай» чишмәсе көнен бәйрәм итү традициясе бар.
Фото: Кече Елга авыл җирлеге
Нет комментариев