Лаеш ягы кунаклары Уфа районы башлыгы Вилорий Угаров һәм Борай районы башлыгы Борис Нурисламов иде.
Кунакларны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов каршы алды.
Курше төбәк вәкилләренең программасы бик тыгыз иде. Беренче чиратта алар Лаеш техник-икътисад техникумында булдылар. Аннан соң “Белогорье” яшьләр үзәге белән таныштылар. Моннан тыш, алар “Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексында булдылар, Никольскийда Каравон традицияләре белән таныштылар. Усады күппрофильле “Сәләмат буын” гимназиясе белән танышу финал нокта булды.
Нет комментариев