Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында донор хәрәкәтен оештыручылар өчен укулар узды

Өч көн дәвамында «Волга» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасында донор хәрәкәтен оештыручылар өчен белем бирү чарасы үткәрелде.

Укытуның авторы һәм оештыручысы булып «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән DonorSearch кан донорлары җәмгыяте чыкты. Матюшинода спикер-экспертлар һәм донор ячейкалары лидерлары 2023-2024 елларга ТРда кан һәм аның компонентлары донорлыгын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Кан һәм аның компонентлары донорлыгын үстерү, түләүсез донорлыкны пропагандалау, донорлар җәмгыятен үстерү һәм аңа ярдәм итү стратегияләре яңгырады.

Утырышта төрле оешмаларның эксперт — вәкилләре чыгыш ясады: ТР ССМ Республика кан үзәге, Россия Кызыл хач, сөяк мие донорларының Милли регистры һәм башкалар.

Донор хәрәкәтен оештыручылар өчен мәйданчыкның яңа мөмкинлекләре турында катнашучыларга DonorSearch проекты җитәкчесе Руслан Шекуров сөйләде.

Фото: «Волга» яшьләр үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы «Волга» яшьләр үзәге