Лаеш районы мәгариф идарәсендә «ЭкоВесна-2023» республика конкурсының район этабы җиңүчеләре бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, «ЭкоВесна-2023» акциясе ике ай дәвамында узды. Акциянең төп максаты — республикада иң яхшы иҗтимагый экологик инициативаларны һәм чисталык өчен актив көрәшчеләрне ачыклау. Бу вакыт эчендә мәгариф оешмаларында санитар һәм мәгърифәтчелек чаралары һәм акцияләре уздырылды.
«Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә Комлы Ковалның «Алтын ачкыч» балалар бакчасы җиңүче булды. «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә беренче урынны Никольский мәктәбе алды.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. 
Фото: Лаеш тәрбиясе
Нет комментариев