Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында иң яхшы мәктәп бизнес-проектларын тәкъдим иттеләр

«Идел» яшьләр үзәгендә мәктәп балалары өчен «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты буенча эшмәкәрлек буенча бушлай семинарлар булды.

«Мәктәп бизнес-старты» программасы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «Мой бизнес» үзәге, ТРда эшмәкәрлеккә ярдәм фонды һәм Татарстан икътисад министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Ул «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасы» һәм «Заманча мәктәп» милли проектларын тормышка ашыру кысаларында булдырылды.
2023 елда "Мәктәп бизнес-старты«нда республиканың 28 районыннан 11 меңнән артык бала катнашты. Нәтиҗәдә урта мәктәпнең 600 укучысы үзләрен уңышлы күрсәтеп бизнес проектлауның чираттагы турына үттеләр. Бу программаның икенче этабындагы йөзләп лидер Матюшинога «Идел» яшьләр үзәгенә чакырылды.

-"Мәктәп бизнес-старты«нда катнашкан балалар бүген халыкара бизнес-мәктәпләрдә күп акчалар түләп алган белемнәрне бушлай алалар. Эшләүче эшмәкәр-остазлар семинарларда балаларга салымнар, продукциянең үзкыйммәте турында, маркетинг стратегиясен, җитәкче стратегиясен эшләү хакында сөйләделәр, — дип уртаклашты «Мәктәп бизнес-старты» проекты җитәкчесе Елена Тихонова.

Семинарлар йомгаклары буенча мәктәп балалары командалары үз бизнес-проектларын тәкъдим иттеләр. Аларны өйрәтүдә катнашкан экспертлар бәясе буенча барлык тәкъдим ителгән проектлар һөнәри дәрәҗәдә эшләнгән: бизнес-идеяләр эзләүдән аны практикада куллануга кадәр.
Тормышка ашыру өчен балаларның креатив идеяләре хисапсыз. Укучылар яшүсмерләр арасында эш эзләү өчен платформа һәм репетиторлык оештыру өчен проект эшләгәннәр. Балалар составы натураль булган шәмнәр ясарга, тематик футболкалар булдырырга, куллануда булган пластик шешәләрдән себеркеләр эшләргә һәм башкаларны тәкъдим итәләр.

-Балалар командалар төзергә өйрәнделәр, үз продукцияләрен күрсәттеләр, бизнес-идеяне ничек табуларын әйттеләр. Шулай ук балалар креатив фикерләү алымнарын, баш миенә штурм ясауны үзләштерделәр. Шул ук вакытта программа эшмәкәрлек күнекмәләренә өйрәтүне генә түгел, ә ораторлык сәнгатенә дә, сәхнәдә тәкъдир итү осталыгына да, инвесторга үз бизнес-проектыңны күрсәтә белүне дә үз эченә алган, — дип өстәде Елена Тихонова.

Яңа ел мәктәп хәйрия ярминкәсе, 2024 елның февралендә үтәчәк бизнес-кейслар чемпионаты программаның йомгаклау этабы булачак. Мәктәп бизнес-компанияләрнең финал слеты киләсе елның апреленә билгеләнгән.

Галина Галиуллина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы “Идел” яшьләр үзәге.