«Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары Сугышчан Дан музеенда булдылар.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен экскурсия үткәрелде. Музей хезмәткәрләре кунакларга Бөек Ватан сугышы геройлары – Лаеш районы кешеләре турында сөйләделәр. Ахырда олылар һәм балалар «Йөрәк белән хәтерлибез» викторинасында катнаштылар.
"Кама ягы" Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышын яктыртуны дәвам итәчәк.
Фото: Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее.
Нет комментариев