Россия Федерациясе Хезмәт Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Матюшино авылындагы сайлау участогында тавыш бирде.
Минтимер Шәрип улы Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда катнашты. Сайлау участогы
Матюшино авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында урнашкан.
Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда тавыш бирәбез. Аның барышын "Кама ягы" сайтында күзәтегез.
Нет комментариев