Мобилизацияләнгән Николай Сарбаев гаиләсендә беренче бала дөньяга аваз салды
җәмгыять

Мобилизацияләнгән Николай Сарбаев гаиләсендә беренче бала дөньяга аваз салды

Бүген, 2023 елның 16 гыйнварында, Лаеш бала тудыру йортыннан Гөлшат Сарбаеваны һәм аның кызы Аделинаны чыгардылар.

Беренче бала – зур бәхет! Чыгарылышка әби-бабай, апалары һәм дуслары килгән иде. Ләкин әтиләре Николай махсус хәрби операциядә булу cәбәпле килә алмый. Әтиләре хатыны һәм бәләкәй кызы белән вакыт үткәрер өчен ялга кайтырга җыена. 25 Октябрь исемендәге поселокта яшәүче Сарбаевлар гаиләсен котларга Лаеш район башлыгы Илдус Зариповта килде.

Автор фотосы


Лаеш районы Лаеш бала тудыру йорты Бәләкәч

Нет комментариев