«Нәүрүз Гүзәле-2023» конкурсында Айша Исмәгыйлова җиңде
җәмгыять

«Нәүрүз Гүзәле-2023» конкурсында Айша Исмәгыйлова җиңде

Усады авылының «Умные дети» балалар бакчасында традиция буенча ел саен Нәүрүз бәйрәме үткәрелә.

Быел бәйрәм гадәти булмаган форматта узды. Конкурсант кызлар милли киемнәрдә ярыштылар, күңелле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр, визит карточкасын якладылар, экологик чиста материаллардан язгы чәчәк бәйләмнәре ясадылар.

Конкурста катнашучылар үзләренең фантазияләре, оригинальлекләре һәм иҗади сәләтләре белән гаҗәпләндерделәр. Әти-әниләренең битараф калмавы һәм балалар белән бергә конкурска әзерләнүдә актив катнашуы бик сөендерде .

Катнашучыларга дипломнар һәм призлар тапшырылды. "Нәүрүз Гүзәле-2023" конкурсында иң яхшы иҗади эш итеп Айша Исмәгыйлева эше танылды. Аның чыгышының "Рәхим ит, Нәүрүз!”  видеосы республика конкурсына җибәрелде. Шулай итеп Усады катнашучысы l дәрәҗә дипломы алды!

Без  йолдызчыгыбыз Айша Исмәгыйлева белән горурланабыз! - дип яздылар редакциягә балалар бакчасы хезмәткәрләре.

 


Лаеш районы Усады «Умные дети» балалар бакчасы «Нәүрүз Гүзәле-2023»

Нет комментариев