Орел авыл җирлегендә яшәүчеләр Лаеш районы җитәкчеләре белән очраштылар.
Җирле халык үзләрен борчыган проблемаларны тикшерделәр, район һәм муниципаль хакимият вәкилләренә көн үзәгендә булган сорауларны бирделәр.
Лаеш районы җитәкчелеге белән очрашу мәдәният йортында булды. Аның холлында зур булмаган күргәзмә оештырылган иде, анда җирле осталар эшләре, Орел мәктәбе һәм балалар бакчасы казанышлары, шулай ук җирлектәге эре предприятие - “Матюшино” ЧҖҖ продуктлары урын алган. Җирле артистлар чара кунаклары өчен зур булмаган концерт әзерләгәннәр, ул Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды. Ул артистларның тамашачыларга төрле телләрдә дуслыкны саклау һәм үзара тыныч яшәү үтенече белән мөрәҗәгать итүе белән тәмамланды.
Төп докладны Орел авыл җирлеге башлыгы Валентина Фетилина ясады. Аның сүзләре буенча, халык саны күчеп килүчеләр исәбенә арта. Лаеш районы территориясендә эшләүчеләр саны арта, эшкә сәләтле халыкның яртысыннан артыгы Казанда эшли. Җирлектә “Матюшино” ЧҖҖдән кала, 4 сәүдә ноктасы, 8 индивидуаль эшмәкәр һәм 73 үзмәшгуль бар.
Авылда яшәүчеләр өчен төп яңалык – Орел авыл мәдәният йортында капиталь ремонт башланган. Хәзерге вакытта ремонт эшләре икенче катта бара. Узган елда Орелда тукталышка павильон, Чистое Озерода һәм Орелда ике контейнер мәйданчыгы урнаштырылган. Троицкта һәм Орелда чүп-чар җыя торган ике мәйданчык төзекләндерелгән. 18 яктырткыч энергия саклый торганга алыштырылган. Халыкны су белән тәэмин итү өчен Орелда дүртенче скважина юылган һәм эшли башлаган.
Җирлектә территорияне яшелләндерүдә актив катнашалар. Чистое Озерода рөхсәтсез чүплек бетерелгән һәм Орелда янган сарайларны алганнар. Троицкта карт агачлар киселгән. Кар сулары ага торган үзән һәм су агу өчен куелган торбалар ел саен чистартыла. Сулыклар ярында су коену һәм бозга керү тыелу билгеләре урнаштырылган.
2023 елда Орел авыл җирлегендә яңгыр сулары канализациясе һәм Орелда контейнер мәйданчыклары төзү планлаштырыла. Юл төзелеше программасы кысаларында Орелда Пионер урамына асфальт җәеләчәк, Соколовкада гадәттән тыш хәлләр булганда хәбәр салу өчен тавышлы җайланма куелачак. Яктырткычларны алыштыру буенча эш дәвам итәчәк. Мәктәп котельныенда ике казанны алыштырырга ниятлиләр. Үзара салым программасы буенча җыелган акчаларга Орелда Строительная урамындагы күп квартирлы йортларны әйләндереп алачаклар, ә Троицкта икенче скважина бораулаячаклар.
Лаеш районы башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов Валентина Фетилина белән авылның актив кешеләренә, шулай ук бергә гаилә корып яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтүчеләрне дә бүләкләделәр. Яшь Зарина Суслова аерым бүләккә лаек булды, ул хәрбиләр өчен маскировка ятьмәләре үрүдә актив катнаша.
Бүләкләү тантанасыннан соң җирле халык район җитәкчеләренә үз үтенечләрен җиткерде. Аларны җирлектә аптека булмау, Орелга бару юлының яктыртылмавы, Казанга йөри торган автобус белән проблемалар, чүпкә бәяләр арту, күп квартирлы йортларны капиталь ремонтлау борчый. Андрей Карсалов гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләрен контрольгә алырга ышандырды.
Нет комментариев