2023 елның 13 июненнән 23 июньгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычы югары булачак.
Һава торышы фаразы буенча, якын тәүлектә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә . Җил төньяк-көнчыгыш, тизлеге секундына 4-9 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы +10 +12 градус, түбән урыннарда +5 +7 градус.
Көндез һаваның максималь температурасы +24 +26 градус.
Нет комментариев