Педагогларны хезмәтне сакларга өйрәттеләр
җәмгыять

Педагогларны хезмәтне сакларга өйрәттеләр

Лаеш районы мәгариф хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм килгәнче зыян күрүчене практикада клиник үлем хәлендәге организмны тергезергә өйрәнделәр.

Автор фотосы

“Хезмәтне саклауның гомуми сораулары буенча өйрәнү һәм хезмәтне саклау системасы эше” курсларында мәгариф өлкәсе җитәкчеләре бик күп кирәкле һәм файдалы нәрсәләр белделәр. Педагоглар белән дәресләрне “Специалист” шәхси өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе җитештерүгә өйрәтү мастеры Марат Әхмәдиев үткәрде.

Ул мәктәп, балалар йорты, интернат директорларына һәм балалар бакчалары мөдирләренә илебездә хезмәт саклауның төп билгеләре, хезмәт иминлеге стратегиясе һәм сәламәтлекне саклау турында сөйләде. Оешмаларда хезмәт саклауга идарә итү системасы җентекләп каралды, шулай ук бәхетсезлек очракларын тикшерү һәм һөнәри авыруларны кисәтүгә басым ясады.

Курсны тыңлаучыларда беренче медицина ярдәме күрсәтүне оештыру буенча практик дәрес зур кызыксыну уятты. Спикер манекенда зыян күрүчене беренчел карау тәртибен һәм йөрәк туктау ихтималында ясалма сулыш алдыру һәм йөрәккә массаж ясауны күрсәтте.


Лаеш районы Педагогларны хезмәтне сакларга өйрәттеләр

Нет комментариев