Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Һәр гаиләгә мәхәббәт һәм тугрылык

Үзе гамәлдә булган 12 ел эчендә Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәменә әйләнергә өлгерде.

Төп тантаналар, гадәттәгечә, Лаеш районы Башкарма комитетының ГХАТ (ЗАГС) бүлегендә башланып китте. Анда Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов катнашты. Ул тантана кунакларын бәйрәм белән котлады, аларга нык сәламәтлек, мәхәббәт, хөрмәт һәм иминлек теләде.

Артемьевларның гаилә пары «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булды. Инде 42 ел бергә яратышып һәм аңлашып гомер итүче Александр Евгеньевич һәм Татьяна Павловнага югары бүләк тапшырдылар.

Яшь парларның кайсысы никахларын төп гаилә бәйрәмендә теркәргә хыялланмый? Быел берьюлы өч парның хыялы тормышка ашты. Евгений Сергеев һәм Ирина Афонина, Вадим Киселев һәм Рәфидә Җамалиева, Андрей Кузнецов һәм Марина Якимовага бәхет елмайды.

Ромашка Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы булып тора. Шуңа күрә Лаеш шәһәренең үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тирә-юньдәгеләр өчен «ромашка кәефе» тудырырга тырыштылар. Алар шәһәр халкы өчен «Ромашка бәхете» фотосессиясе оештырдылар, шулай ук «Ромашка көне» исемле китап күргәзмәсе әзерләделәр. Аннан барлык теләүчеләр Изге Петр һәм Феврония Муромскийлар чорыннан алып безнең көннәргә кадәр гаилә бәйрәме тарихы турында белә алдылар.

Ромашка чәчәкләрен озак еллар бергә гомер иткән парларны хөрмәтләү тантанасында да бүләк иттеләр. Бәйрәмгә 40 ел һәм аннан да күбрәк еллар гаилә корып яшәүче парлар гына түгел, ә шул ук вакытта иҗтимагый эш белән шөгыльләнергә вакыт табучылар чакырылган иде. Быел 14 гаилә парына котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды. Кайберләрен өйләренә барып котладылар, ә июль кызуына карамастан, бәйрәмгә килгән кешеләрне шәһәр паркында фотосессия һәм мини-концерт көтә иде. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көн хөрмәтенә районыбызның иң нык гаилә парларына багышланган фильм төшерделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне