Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Район кешеләре Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирә

Лаеш районы тавыш бирүчеләре илнең иҗтимагый тормышында мөһим вакыйгадан читтә калмады.

Быелгы референдум аны үткәрү вакыты бер атнага – 25 июньнән 1 июльгә кадәр сузылуы белән аерылып тора. Бу сайлау комиссияләре әгъзалары һәм тавыш бирүдә катнашучы гражданнар арасында коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен эшләнде.

Тавыш бирү залында махсус дистанцион тамгалар куелган. Кешеләр участокка бер керү юлыннан керә, ә тавыш бирүдән соң, башка кешеләр белән очрашмыйча, икенчесеннән чыгалар. Тавыш бирү кабиналарын һәм документлар өчен өстәлләрнең өслеген даими рәвештә дезинфекциялиләр. Сайлау комиссияләре әгъзалары, перчаткалар һәм битлекләрдән тыш, махсус саклагыч киемнәр дә кияләр.

Сайлау участокларына кергәндә барлык тавыш бирүчеләрнең температурасын үлчиләр. Сайлаучының саклагыч битлекләре һәм перчаткалары юк икән, аларны тавыш бирү урынында бирәләр. Кулларны эшкәртү өчен махсус дезинфекция эремәсе салынган савытлар куелган. Тавыш бирү бюллетенен алганчы, граждан паспортын ачып күрсәтә. Участок комиссиясе әгъзасы аңа ручка бирә.

Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов алдан тавыш бирү хокукыннан файдаланды. Ул район мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.

Ә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов үз өендә тавыш бирде. Алдан килешенгән вакытта аңа участок сайлау комиссиясе әгъзалары килде. Алар санитар куркынычсызлык буенча кабул ителгән барлык нормаларны төгәл үтәделәр: ишек тоткаларын антисептик белән эшкәрттеләр, саклагыч битлекләр, перчаткалар һәм халатлар киделәр.

Лаеш шәһәренең һәм Лаеш районының мактаулы кешесе сайлау комиссиясе әгъзаларын парад формасында каршы алды (фотода). Борис Кириллович аларга үз паспортын күрсәтте, шуннан соң бер тапкыр кулланыла торган пакетта ручка белән бергә бюллетень алды. Аннары ул тавыш бирү серен саклар өчен өйләренә керде.

-Конституциягә төзәтмәләр үз вакытында кертелә, чөнки хәзер яңа замана килде, - диде Бөек Ватан сугышында катнашучы тавыш биргәннән соң. - Без яшьләр өчен тавыш бирәбез, чөнки киләчәк яшь кешеләрдән тора. Шуңа күрә мин Конституциягә ышанам, Президентыбызга ышанам, безнең Россиягә һәм аның искиткеч халкына ышанам.

Участок сайлау комиссиясе әгъзасы Гөлнара Шәрипова референдумның ничек узуы турындагы фикерләре белән уртаклашты.

- Алдан тавыш бирү бик уңайлы оештырылды, - дип саный Гөлнара Хәкимулла кызы. – Ул 25 июньдә иртәнге сигездә башланып, 2020 елның 1 июлендә кичке сигездә тәмамлана. Теләге булган һәркем өйдә тавыш бирә ала. Сайлаучылар безне яхшы каршы алды һәм дустанә мөнәсәбәттә булдылар.

Бүген тавыш бирүнең соңгы көне. Бүген 20 сәгатькә кадәр Россиянең төп законына үзгәрешләр кертергә кирәкме-юкмы дигән сорау буенча үз фикереңне белдерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конституция Лаеш районы референдум тавыш бирү лаешта реклама