Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сәмәркандтан алып Венага кадәр

«Кама ягы» укучысы Вера Сәйфетдинова үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе турында сөйләде.

Александр Иванович Сәйфетдинов шәһәр һәм район тарихында сизелерлек эз калдыра.

Александр Сәйфетдинов 1923 елның 28 мартында Сталинград өлкәсенең Камышин шәһәрендә туа. Ике яшьтә әтисез кала. Гаиләдә биш бала була.

1934 елда Сәйфетдиновлар гаиләсе Сәмәркандка (Үзбәкстан ССР) туганнарына күчеп килә. Биредә Александр Иванович Сәмәркандның 43нче мәктәбенең унынчы сыйныфын тәмамлый һәм Одесса су транспорты инженерлары институтына укырга керә. Бу 1941 елның июнь ае була...

1943 елның 10 февралендә Александр үз теләге белән Кызыл Армиягә китә. Аны Воронеж хәрби элемтә училищесына укырга җибәрәләр. Шул ук елның 3 июнендә 20 яшьлек Кызыл армиячене алгы сызыкка озаталар. Ул Көньяк-Көнбатыш фронтының 1 нче армиясе штабында радист булып хезмәт итә, әмма тиздән 6 гвардия укчылар корпусының 20 аерым гвардия элемтә батальонына радист итеп җибәрелә. Александр Сәйфетдинов Дунайны кичүдә, Румынияне, Венгрияне һәм Австрияне азат итүдә катнаша. Җиңүне Венада гвардия ефрейторы званиесендә каршылый.

Гаскәрләрдә ул 1946 елның 22 июнендә демобилизацияләнгәнчегә кадәр хезмәт итә. Сугышларда катнашкан өчен «Батырлык өчен» (1944 елның 14 сентябре), «Германияне җиңгән өчен» (1945 елның 9 мае),  «Сугышчан батырлыклары өчен» (1945 елның 19 мае) медальләре белән бүләкләнә.

Бер ел Украина ССРның Черновцы өлкәсендә хисапчы булып эшләгәч, Александр Иванович Саратов авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Иң яхшы студент буларак, аның вузда калу һәм фән белән шөгыльләнү мөмкинлеге була, ләкин ул практик эшчәнлекне сайлый. Шулай итеп, аны Татарстан АССРга машина-трактор станциясенең баш инженеры вазыйфасына җибәрәләр.

1954 елда Александр Сәйфетдинов Лаештагы 4 нче һөнәр училищесын җитәкли. Студентлар белән бергә чирәм җирләрне үзләштерүдә дә катнаша. 1965 елдан ул Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында физика һәм информатика укытучысы булып эшли. Районның иҗтимагый тормышында актив катнаша: дүрт тапкыр район Советы депутаты итеп сайлана.

Тормыш иптәше Тамара Леонидовна белән ике бала тәрбияләп үстерәләр: уллары Вадим һәм кызлары Вераны.

Александр Иванович күп еллар каты авыру белән көрәшә һәм бик иртә - 1977 елның 2 февралендә,  54нче яшендә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих Лаеш районы Бөек Ватан сугышы лаешта реклама