Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Столбищеның «Әкият» балалар бакчасында әти-әниләрне балаларда юлда үз-үзеңне ничек тоту күнекмәләрен бирергә өйрәтәләр

Лаеш районында юлда балалар җәрәхәтләнүен кисәтү буенча зур эш алып барыла: балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында «Яшел ут» һәм мәктәп укучылары арасында «Куркынычсыз көпчәк» конкурслары, ЮИД отрядлары булдыру, «Бала – төп пассажир» профилактик рейдлары һәм башкалар. Бу юнәлештә ата-аналар белән эшләү мөһим роль уйный.

Столбище авылының «Әкият» балалар бакчасында тәрбиячеләр ата-аналар җыелышы үткәрделәр, аңа ТР «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллинаны чакырдылар.

Ата-аналарга «Улыбка» урта төркемендә узган «Әти, әни, мин - юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүче гаилә» дигән танып-белү дәресе күрсәттеләр.

Аннан Гөлшат Айратовна ата-аналар белән әңгәмә үткәрде, юлның машиналар йөрү өлешендә машинада барганда үз-үзеңне һәм балаларны ничек сакларга, балалар өчен автокреслоны ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләде. Җәйге сезон башлана, һәм күп кенә балалар машиналар йөри торган юлга өлкәннәрдән башка чыгалар. Шуңа күрә Гөлшат Зәйнуллина әти-әниләрнең игътибарын баланың самокатта яки велосипедта ничек йөрергә тиешлегенә юнәлтте.

Без, өлкәннәр, баланы юлда үзеңне ничек дөрес тотарга, куркынычсыз юлны ничек дөрес сайларга, юлны үзең өчен ничек куркынычсыз итәргә икәнлегенә өйрәтергә бурычлы.

Тулырак мәгълүмат һәм күбрәк фотолар: http://laishevskyi.ru/news/bezopasnost/v-stolbishchenskom-detskom-sadu-skazka-roditeley-uchat-tomu-kak-privit-detyam-navyki-bezopasnogo-povedeniya-na-doroge  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Столбищеның «Әкият» балалар бакчасында әти-әниләрне балаларда юлда үз-үзеңне ничек тоту күнекмәләрен бирергә өйрәтәләр