Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова Матюшино авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты.
Очрашу Матюшино авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында булды. Төп докладны аның башлыгы Надия Миннуллина ясады.
Аның мәгълүматлары буенча, Матюшинода 207 кеше теркәлгән, ә жәй көне “Зеленый бор” һәм “Светлая поляна” ял базаларында 10 меңгә якын кеше яши. Бу җирлектә “Идел” яшьләр үзәге, ике шифаханә, кунакханә, янгын сүндерү часте, ФАП, “Живой ключ” су-сәнәгать компаниясе, кафе һәм берничә кибет урнашкан. Җир фондының төп өлешен Шәһәр яны урман хуҗалыгы җирләре алып тора.
2022 ел дәвамында Иделнең яр буе линиясендәге рөхсәтсез чүплекләрне бетерү буенча эш алып барылган. “Чиста яр” табигать саклау акциясендә җирле үзидарә органнары һәм җирле халык катнашкан. 21 куб метр чүп түгелгән. 2022 елның көзендә 2 меңнән артык нарат үсентесе утыртканнар.
Садовая урамына 7 яктырткыч урнаштырылган. Булган 11 яктырткыч алыштырылган. Садовая, Сосновая һәм Университет урамнарындагы карт агачлар киселгән. Березовая һәм Садовая урамнарындагы юл чокырлары ремонтланган. Кешеләрнең суда ял итү һәм аларның бозга керү урыннарына тыю билгеләре куелган. Үзара салым акчаларына Лесная урамы юл капламын ремонтлау буенча эшләр башкарылган һәм Садовая урамында тротуар төзелгән. Хуҗасыз этләр тотылган. Җирлек башкарма комитеты хезмәткәрләре №120 янгын сүндерү часте коткаручылары белән берлектә гражданнар йортларына 12 янгын хәбәр иткеч урнаштырганнар.
2023 елга эшләр арасында - җирлек территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм тәртиптә тоту буенча эшләр, янгын сүндерү өчен скважиналарны утка тоташтыру.
Җирле халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Алар авылда аптека булмауга зарланалар. Шулай ук алар автобус тукталышына павильон урнаштыруны тәкъдим иттеләр. Татьяна Борһанова бу мәсьәләләрне контрольгә алырга ышандырды.
Нет комментариев