Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Урамнарны тәртипкә китерәбез

Татарстанда торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды.

Шул уңайдан Лаеш районында торак пунктларны чистарту һәм савыктыру буенча чаралар планы эшләнде. Апрель һәм май айларында шәхси торак йортлар тирәсендәге территорияләрне тәртипкә китерәчәкләр. Йортларның фасадларын һәм коймаларны тиешле хәлгә китерәчәкләр. Йортта яшәүчеләргә үз вакытында ремонт ясау, буяу һәм торак йортта номер билгесе урнаштыру таләп ителә.

Лаеш районының административ-техник инспекциясе шәхси торак төзелеше территориясендә рөхсәт ителми дип искәртә:

- йорт хуҗалыгы территориясеннән читтә киртәләр урнаштырырга;

- йорт яны территориясендә яфракларны, теләсә нинди төр калдыкларны һәм чүп-чарны яндыру;

-савытларны, утын, зур габаритлы калдыкларны, төзелеш материалларын йорт яны территориясеннән читтә туплау;

- транспорт чараларын йорт яны территориясеннән читтә юарга ;

-әйләнә-тирәне теләсә нинди калдыклар белән чүпләргә;

- каты коммуналь калдыкларны җыю мәйданчыкларында киселгән агачлар, куаклар, үләннәрне куярга;

- йорт территориясе янында сүтелгән транспорт чарасы, авыр транспорт чарасы, махсус техника, тагылмалар, ярымприцеплар сакларга.

АТИ начальнигы Олег Татьянкин хәбәр иткәнчә, икеайлык дәвамында эшкә территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) җәлеп ителәчәк. Аларның әгъзалары тарафыннан тәртип бозуларны ачыклау өчен рейдлар үткәреләчәк. Бозуларга юл куйган күчемсез милек объектлары милекчеләренә аларны бетерү вакыты күрсәтелгән күрсәтмәләр биреләчәк.

Әгәр закон бозучылар законлы таләпләрне үтәмәсәләр, аларга 2000 сумнан 3500 сумга кадәр штраф яный.

- Лаеш районының административ-техник инспекциясенең бурычы - акча җыю түгел, ә безнең шәһәрне һәм районны җирле халык өчен дә, туристлар һәм кунаклар өчен дә экологик яктан чиста, матур һәм җәлеп итә торган итү, - диде Олег Владимирович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы урам лаешта реклама санитар-экологик икеайлык