Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
җәмгыять

Вожатыйлар Лаеш районында вожатый командаларының халыкара фестиваленә әзерләнәләр

Матюшинодагы «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстанның иң яхшы вожатыйлары шөгыльләнә.

Татарстан Республикасының иң яхшы вожатый командалары конкурсы 2024 елның маенда узды. Анда республиканың иң яхшы вожатыйлары билгеләнде. Конкурс йомгаклары буенча җыелма команда төзелде, ул безнең республиканы вожатый командаларның Халыкара фестивалендә тәкъдим итәчәк.
Татарстан Республикасы командасына Александра Бестужева («Яшел каникуллар» балалар программалары студиясе), Элина Хаҗиева («Черноморец» республика үзәге), Екатерина Шаповалова (студентлар хезмәт отрядлары), Егор Малышев («Ял» балалар һәм яшьләрне сәламәтләндерүне, ял итүне, мәшгульлекне оештыру буенча шәһәр үзәге), Глеб Кузнецов (студентлар хезмәт отрядлары) һәм Дмитрий Дворовой («Идел"яшьләр үзәге) керде.
Егетләр һәм кызлар Матюшинода тренировка һәм вожатый командаларының халыкара фестиваленә әзерлек курсын
тәчәк. Ул 2024 елның 16–20 сентябрендә Владивостокта «Океан» Бөтенроссия балалар үзәгендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы матюшино лаешта реклама Яшьләр үзәге вожатый