Халык белән очрашулар
җәмгыять

Халык белән очрашулар

Перспективага эшлибез. Татар Сараланы авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашуда 2022 елдагы эшчәнлек йомгаклары, шулай ук быелга планнар һәм бурычлар яңгырады.

Мария Павлова фотосы, “Кама ягы”

Авыл мәдәният йорты фойесе җирлектә яшәүчеләрне һәм кунакларны иҗат эшләре күргәзмәсе белән кабул итте. Коръәннең каллиграфия белән язылган сүрәләре шунда ук үзенә җәлеп итте, аларны кысаларга тарттырганнар, бу эшләрнең авторы ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты укытучысы Ришат Сәләхетдинов. Ул җирлектә иҗат остаханәсе оештырган. “Мәктәп тарихы сәхифәләре” экспозициясе архив материалларның күплеге белән җәлеп итте. Зур булмаган концерт кысаларында авылның үзешчән артистлары үз осталыкларын күрсәттеләр.

Җирлек халкы белән очрашуда Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре дә катнашты. Татар Сараланы авыл җирлеге башлыгы Альберт  Садыйков узган елда эшләнгән эшләр турында хисап тотты.

Җирлектә 349 кеше теркәлгән, шуларның 306сы Татар Сараланында һәм 43е Рус Сараланы поселогында. Территориядә фельдшерлык-акушерлык пункты, авыл клубы, китапханә, авыл тарихы музее, мәчет, ике кибет, такта яру урыны, атлар үрчетү белән шөгыльләнүче “Дияров Н.М.” крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Биш үзмәшгуль эшчәнлек алып бара.

Отчет чорда ике рөхсәтсез чүплек бетерелгән. Җирлек халкы Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган Халыкара “Хәтер бакчасы” акциясендә актив катнашкан. Су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча “Россия сулары” Бөтенроссия акциясе кысаларында авылда яшәүчеләр табигый һәйкәл – Моховое күле ярларын чистарту буенча өмәләргә чыкканнар.

Газлаштыру программасы буенча Рус Сараланында дүрт һәм Татар Сараланында алты җир участогы чикләренә газ үткәрелгән, Татар Сараланында ике йорт газга тоташкан инде. Гражданнарның үзара салым акчаларына Куйбышев урамына 387 метр юлга вак таш җәелгән һәм 14 урам яктырткыч урнаштырылган. Рус Сараланында 40 яктырткыч куелган, евроконтейнерлар алганнар һәм урнаштырганнар.

Агымдагы елда җирлектә юлларны төзекләндерү һәм урамнарны яктырту буенча эш дәвам итәчәк, шулай ук ике авылда да территорияне чисталыкта тотуга игътибар бирәчәкләр. Татар Сараланына югары тизлекле интернет үткәрү дә планда.

Чара азагында үз җирлекләре өчен кайгырган, аның төзеклеге өчен өлеш керткән иң актив кешеләр бүләкләнде.


Лаеш районы татар саралы Ел йомгаклау

Нет комментариев