Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Барлык шартлар да уңышлы эш өчен

Денис Фролов фотосы Олы Кабан авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды Яңа бина республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла торган дәүләт программасы кысаларында төзелгән.

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен өй туе белән котларга район башлыгы Илдус Зарипов һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде.

-Әлеге объект җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип мөрәҗәгать итте авыл халкына Илдус Фатыйхович. - Ышанам ки, яңа бина халыкка хезмәт итәчәк һәм авылда беренче чиратта торган бурычларны хәл итү өчен гражданнар белән аралашу һәм очрашу урынына әйләнәчәк.

Әгъзам Саматович авыл халкына бөтен Татарстан буенча авыл җирлекләренең ничек үсеш алуы турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, Татарстанда халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән 50гә якын программа гамәлгә ашырыла. Алар арасында авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү һәм ремонтлау программасы да бар.

-2017 елдан башлап Татарстанда шундый 40 объект төзелде һәм 200 объект ремонтланды, - дип билгеләп үтте республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе.

Аннары бинаны төзүдә актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Тырыш хезмәтләре белән авылны үстерүгә өлеш кертүчеләр дә бүләксез калмады. Әгъзам Гобәйдуллин авыл җирлеге башкарма комитетына картина бүләк итте.

Аннан соң Олы Кабан авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Татьяна Косарева һәм чакырылган кунаклар тантаналы рәвештә бинага кергәндәге тасманы кистеләр һәм аның эчен карарга киттеләр. Иркен якты кабинетлар һәм уңайлы җиһазлар - уңышлы эш өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар.

Ә импровизацияләнгән сәхнәдә авыл халкы өчен Лаеш районы артистлары чыгыш ясады. Ольга Шатрова, Любовь Хәсәнова һәм Елена Шәйхаттарова халыкка якынлашып килүче бәйрәмнәр алдыннан Яңа ел кәефе бүләк иттеләр.

Олы Кабан авыл җирлеге тормышының яңа бите ачылды, алда әле бик күп казанышлар һәм шатлыклы вакыйгалар тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев