Илдус Зарипов Яңа ел алдыннан районның актив укучыларын бүләкләде
җәмгыять

Илдус Зарипов Яңа ел алдыннан районның актив укучыларын бүләкләде

Лаеш районы башлыгы катнашында Чыршы бәйрәме Лаеш шәһәренең мәдәният йортында узды.

Авторның фотосы.
Тантанага районыбызның иң актив, спорт яратучы һәм позитив укучылары җыелды.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов балаларны Кыш бабай һәм Кар Кызы белән белән бергә каникуллары башлану һәм Яңа ел белән котлады. Ул укучыларга укудагы, иҗаттагы һәм спорттагы уңышлары өчен рәхмәт хатлары тапшырды. 

Җавап сүзендә район укучылары Илдус Фатих улына календарь-органайзер һәм үз куллары белән ясалган оригиналь карта бүләк иттеләр. Анда махсус код ярдәмендә районның теләсә кайсы мәктәбен табарга була.
Ә укучылар өчен төп сюрприз Казанның «Прогульщики» кавер-төркеме чыгышы булды. Балалар рәхәтләнеп солистка кушылып җырладылар, шулай ук чыгышларын видеога төшерделәр.

Бай һәм кызыклы программадан соң барлык балаларга да Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Балалар, күңелле тәэсирләре белән уртаклашып, үзләренең торак пунктларына бик яхшы бәйрәм кәефе белән таралдылар.


Илдус Зарипов Яңа ел алдыннан районның актив укучыларын бүләкләде

Нет комментариев