Лаеш районында күпфатирлы йортларны ремонтлыйлар
җәмгыять

Лаеш районында күпфатирлы йортларны ремонтлыйлар

Яхшы хәбәрләр Нармонка авыл җирлегеннән килә.


Лаеш районы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Нармонка авылында Үзәк урам, 14 йортның фасадын ремонтлау эшләре тәмамланган. Моннан тыш, Үзәк урамындагы 18 нче йортның подъезды ремонтланган.

Шулай ук бу йортта салкын су белән тәэмин итү һәм канализация системасын ремонтлау планлаштырыла. Соңрак Нармонкада Габишев урамы, 4 йортта ремонт башлана.


Лаеш районында күпфатирлы йортларны ремонтлыйлар

Нет комментариев