Лаешта көзге бал якты һәм онытылмаслык булды
Россия халыклары бердәмлеге елы

Лаешта көзге бал якты һәм онытылмаслык булды

Лаештагы Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен көзге бал узды.Быел чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды. Бәйрәм чын мәгънәсендә җылы һәм берләштерүче булды.

Сәхнәдә 1–2 һәм 3–4 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Тамашачылар бер минут та күңелсезләнмәде: матур җырлар, дәртле биюләр, көз һәм Ватан турында шигырьләр яңгырады. Костюмнарга аерым игътибар бирергә кирәк: сәхнәдә Татарстан Республикасында яшәүче төрле халыклар җыелгандай булды. Якты киемнәр, бизәкләр һәм үзенчәлекле детальләр чыгышларны тагын да күркәмрәк итте.

Кемдер зур сәхнәгә беренче тапкыр чыкты, кемдер үзен бик ышанычлы тотты. Тамашачылар исә барысына да бердәй көчле алкышлар белән ярдәм итте: залдагылар кул чапты, биеп утырды һәм елмайды. Жюрига җиңүчене билгеләү җиңел булмады: һәр сыйныф тырышты, һәр чыгыш яхшы әзерләнгән иде. Шуңа күрә бал нәтиҗәләре буенча барлык сыйныфлар да үз номинацияләрендә беренче урын алды. Бу гадел булды: барысы да молодцы! Көзге бал якты, онытылмаслык һәм бик күңелле узды.

Фото: Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Лаеш 2 нче мәктәбе


Лаешта көзге бал якты һәм онытылмаслык булды

Нет комментариев