Чарада Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон һәм Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты. Алар хезмәт алдынгыларын лаеклы бүләкләре белән котладылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән республикада Электрон мактау тактасы гамәлгә куелды. Бу — үз хезмәтләре белән туган җиребезнең чәчәк атуына өлеш кертүчеләргә иҗтимагый танылу белдерүнең заманча ысулы.Лаеш районы үз кадрлары белән хаклы рәвештә горурлана. Быел районнан Мактау тактасына 96 оешма һәм предприятиедән 282 лауреатның исеме кертелде. Алар арасында — укытучылар һәм табиблар, инженерлар һәм механизаторлар, социаль өлкә хезмәткәрләре һәм мәдәният эшлеклеләре бар. Алар — төрле һөнәр ияләре, ләкин барысын да бер уртак максат берләштерә: тирә-юньдәге тормышны яхшырту.
Нет комментариев