Лаешка визиты вакытында «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Альберт Сабиров Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда кунакта булды.

Альберт Заһир улы Лаеш музеен республиканың иң бай музейларының берсе дип атады. Аның сүзләренә караганда, биредә борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр сакланган күп кенә табигый һәм кулдан ясалган иҗатларга сокланып карарга, Лаеш җире, анда яшәүче халыклар, күренекле шәхес Гавриил Романович Державин турындагы материаллар белән танышырга мөмкин. Музей укучылар өчен төрле фәннәр буенча уку мәйданчыгы да булып тора.
Фото: «Мәгариф» журналы
Нет комментариев