“Чыршы” операциясе старт алды
Яңа елны ничек штрафларсыз каршыларга – без бу хакта “Лаеш урманчылыгы” ГКУ җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков белән сөйләшәбез.
-Валерий Викторович, ТР урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган “Чыршы” операциясе нинди чорда була?
-Татарстанда бу оператив-профилактикалау чарасын 2021 елның 20 декабреннән 31енә кадәр үткәрү ниятләнелә.
-Аның барышында төгәл нинди чаралар күреләчәк?
-Безнең хезмәткәрләр хокук саклау органнары вәкилләре белән берлектә урман участокларына, урман юлларына патрульгә чыгачаклар, Кызганычка каршы, Яңа ел алдыннан, өйләренә урманнан әле генә киселгән чыршы куярга теләүче “табигать яратучылыр” бар. Ә бит кешеләр өчен чыршы базарлары оештырыла, анда чыршы бәяләре кулай.
-Үз өен бизәү өчен законсыз урман гүзәлен кисүчегә нинди җәза бирелә?
-Гражданнарга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә җәза бирелә. Вазифаи затларга – 20дән 40 мең сумга кадәр, ә юридик затларга – 200дән 300 мең сумга кадәр. Әмма бу законсыз агач кискән өчен генә. Моннан тыш, урманга килгән зыянны капларга туры киләчәк, бу киселгән агач төренә һәм аның үскән урынына, урманнарны саклау категориясенә карый.
-_ Битараф булмаган кешеләр сезгә “Чыршы” операциясе үткәрүдә ярдәм итә алалармы?
-Әйе, әлбәттә. Әгәр алар урман кануннары бозылу очрагына тап булалар икән, бу хакта урман саклауның туры номерына 8-800-100-94-00, ТР ДБУның ”Лесопожарный центр” төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8(843) 221-37-95 шалтырата алалар.
-Валерий Викторович, Сезнең белән очрашкач ауган агачларны җыю турында тагын бер кат аңлатып үтмәссезме икән? Бу хакта без яздык инде, әмма Лаеш районында яшәүчеләрнең сораулары калган әле.
-Әйе, әлбәттә. Үз кирәгеңә урманнан ауган агачларны җыярга була – сату өчен түгел, предприятиеләр һәм оешмалар җитештерү биналарын җылыту өчен дә түгел, ә менә нәкъ гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен.
-“Ауган агач” сүзтезмәсе нәрсәләрне күздә тота?
-Ауган, сынган агачлар – болар агачларның сынган ботаклары һәм кәүсәләре, алар көчле җилдән яки көчле кардан җиргә төшкәннәр. Урманнарны сирәкләү үткәргәндә калган калдыклар моңа керми.
-Ә андый агачларны җыйганда ниндидер техника кулланырга ярыймы?
-Беренчедән, ауган, сынган агачларны җыйганда урман утыртмаларын кисәргә ярамый. Икенчедән, ул кулдан җыела, кул көче белән эшли торган инструментлар һәм механизмнар кулланыла. Балталар һәм кул пычкыларыннан файдаланырга ярый.
Фото: https://golosstepi.ru/news/30419/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев