Исерек хәлдә машина йөрткән өчен җәза алды
Анкуда Сергей Петрович исерек хәлдә руль артына утырган өчен җәза алды.
Лаеш районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр иткәнчә, Лаеш район җәмәгать судьясы карары белән Анкуда Сергей Петрович РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе 1 өлеше буенча гаепле дип танылды (“Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өчен, әгәр мондый гамәлдә җинаять чалымы булмаса”).
Эшнең барлык шартларын искә алып суд Никольскийда яшәүче хокук бозучыга 30 мең сум күләмендә административ штраф билгеләп транспорт чарасына 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев