иминлек

Коррупциягә каршы көрәш ункөнлеге

Лаеш техник-икътисад техникумында районда старт алган Коррупциягә каршы көрәш ункөнлегенә багышланган чара узды.

Лаеш районы башлыгы ярдәмчесе Марина Карпова Лаеш техник-икътисад техникумының өченче курс студентлары белән «Без коррупциягә каршы дөнья өчен» дигән түгәрәк өстәл үткәрде. Алар район башлыгы ярдәмчесенә сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.

-Без коррупциягә каршы тору буенча законнарны кабатладык, шул исәптән ришвәт биргән һәм кабул иткән өчен нинди җәза каралганлыгын да, - дип сөйли Марина Васильевна. - Өч команда эшен бәяләгән жюри эшләде. Иң көчле команда уен ахырында призлар алды.


Лаеш районы

Нет комментариев