“Мишә елгасы тамагы” заказнигында балык тоту тыела
Биоресурслар буенча ТР дәүләт комитеты 1 февральдән 15 апрельгә кадәр төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый зоологик заказнигы “Мишә елгасы тамагы” территориясендә балык тоту тыелуын хәбәр итә.
Чикләүләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 26 февралендәге №115 карары белән су биологик ресурсларын үрчетү һәм аларны торгызу өчен уңай шартлар тудыру максатыннан ел саен кертелә.
Биоресурслар буенча ТР дәүләт комитеты инспекторлары заказник территориясендә хокук бозуларны профилактикалау һәм аларга юл куймау максатыннан регуляр төстә рейдлар оештырачаклар. Заказникны саклау режимын сакламаган өчен РФ КоАПның 8.39 маддәсенә ярашлы (Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә саклау һәм табигый ресурслардан файдалану кагыйдәләрен бозу) төстә җәза бирү күздә тотыла.
Тыюга кергән территория чикләре белән Дәүләт комитеты сайтында танышырга була:https://ojm.tatarstan.ru/zakazniki-3187377.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев