Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
иминлек

Төзәтү эшләреннән баш тарткан өчен сак астына алынган

​​​​​​​ Төзәтү эшләреннән баш тарткан Лаешта яшәүче Лаеш район суды карары белән сак астына алынды.

Лаеш районы прокуратурасы районның җинаятьләрне үтәтү инспекциясенең төзәтү эшләре рәвешендә җәза үтәүдән баш тарткан ирне сак астына алу турындагы үтенеч  гаризасын яклады.

Аның тарихы мондый. Җәмәгать судьясы карары белән 2020 елның гыйнварында ул урлаган өчен хөкем ителә һәм 7 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирелә. Әмма хөкем ителүчегә мондый җәза ошамый. Ир кеше судья карарын үтәми, аннан кача. Эзләү игълан ителә һәм 2021 елның октябрендә аны кулга алалар.

Җинаятьләрне үтәтү инспекциясе Лаеш район судына хөкем ителгән кешене сак астына алу турында, ә Лаеш җәмәгать судьясы – төзәтү эшләрен иректән мәхрүм итүгә алыштыру турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Район прокуратурасы сак астына алу турындагы үтенеч гаризасын яклый.

Лаеш район суды карары белән хөкем ителүче суд җинаятьләрне үтәтү инспекциясенең төзәтү эшләрен иректән мәхрүм итүгә алыштыру турындагы эшен караганчы 30 тәүлеккә сак астына алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Төзәтү эшләреннән баш тарткан өчен сак астына алынган