«Чулман акчарлагы»ннан әниләргә шигъри күчтәнәч
мәдәният

«Чулман акчарлагы»ннан әниләргә шигъри күчтәнәч

Дөньядагы иң изге, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе — Әниләр көне якынлаша! Шул уңайдан «Чулман акчарлагы» әдәби берләшмәсе әгъзалары барлык кадерле әниләрне бәйрәм белән котлый һәм йөрәк түреннән чыккан шигъри күчтәнәчләрен тәкъдим итә.

Мөнирә Садыйковадан котлау

— Кадерле әниләр! Сезне якынлашып килүче иң күркәм бәйрәм — Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телим. Йортларыгызда һәрвакыт җылылык, бәрәкәт хөкем сөрсен, ә балаларыгызның игелеген һәм мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын!

ӘНИ турында хатирәләр...

Кышкы иртә, тәрәзләрдән әле төнге караңгылык китмәгән,

әни йөри йомшак-йомшак басып, сәгать теле дүрткә җитмәгән…

Мич эчендә утын яна дөрләп, шарт-шорт килә якты очкыны.

Өй эчендә җылы, шундый рәхәт, ә урамда февраль салкыны.

Утын ялкыныннан өй яктыра: күренә әни, ап-ак яулыгы...

Алсуланган аның бит уртасы, күзләрендә — күңел сафлыгы!

Кайнар коймак пешә мич алдында, табагачы — әни кулында

, тәгәрәшеп йоклый җиде бала, әйтерсең лә, Әни куенында...

Пар бөркетеп җырлый җиз самовар, өйдә тәмле такта чәй исе.

Өем-өем мичтә пешкән коймак, шакмак-шакмак шикәр, сөт өсте…

Балачагым... тоям әни назын, әни иркәләвен бүген дә!

Әни — әни шул ул, иң кадерле кеше, саклыйм аны йөрәк түремдә!

#МөнирәСадыйкова #ЧулманАкчарлагы

Фәридә Садриевадан котлау

— Газиз әниләр! Барыгызны да якынлашып килүче Әниләр көне белән ихлас йөрәктән котлыйм! Әни булу — дөньядагы иң зур бәхет тә, шул ук вакытта олы җаваплылык та. Һәрберегезгә саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык, балаларыгызның һәм оныкларыгызның җылы карашын тоеп яшәвегезне телим. Күңелегез тыныч, көннәрегез аяз булсын!

Әнкәйләргә ешрак кайтыгыз

Әнкәйләргә ешрак кайтыгыз

Туган яктан еракларга киткәч искә төшәр тәүге языгыз.

Яшәү дәвамында сулыш өргән әнкәйләргә ешрак кайтыгыз.

Аерылганда газиз ана әйткән сүзләргә дә колак салыгыз.

Җылы сүзләр, күчтәнәчләр белән әнкәйләргә ешрак кайтыгыз.

Ватан-ана дигән изге сүзгә турылыклы булып калыгыз.

Сез кайтуны зарыгып көткән әнкәйләргә ешрак кайтыгыз!

Тирә-юньгә хуш ис бөркеп чәчәк аткан әнкәй баланы.

Шул чәчәкләрдәй кадерләп үстергәнсең һәрбер балаңны.

Миңа әйткән сүзләреңне, йөзләреңне оныта алмамын.

Зекер әйтеп синең истәлеккә чәчәк атты әнә баланың...

#ФәридәСадриева #ЧулманАкчарлагы

 

Кадерле әниләр! Сезне якынлашып килүче иң күркәм бәйрәм — Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!


«Чулман акчарлагы»ннан әниләргә шигъри күчтәнәч

Нет комментариев