Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Олимпия чемпионнарын каршыладык

Бөтенроссия “Олимпия легендалары – балаларга, яшьләргә һәм Россия балалар спортына” хәйрия программасы кысаларында безнең шәһәргә илебезнең спорт йолдызлары килде.

Безнең шәһәр кунаклары арасында – фехтование буенча өч тапкыр олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Галина Горохова; волейбол буенча ике тапкыр олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Нина Смоляева; гандбол буенча олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Лариса Беркова; Европа чемпионы, Олимпия уеннары бронза призеры Денис Капустин бар иде. Район мәдәният йортында аларны Лаеш районы җитәкчеләре, спорт тренерлары, физкультура укытучылары һәм спортчылар каршы алды. Чемпионнар спортта үз юллары турында сөйләделәр, яшь спортчылар белән тормыш һәм һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, залдан биргән сорауларга җавап бирделәр.

-Сезнең республикага килү безнең өчен һәрчак күңелле, - дип билгеләп үтте Галина Горохова. – Бүген без сезнең объектларны карадык һәм монда балаларны физик яктан үстерү өчен барлык шартлар тудырылган дип әйтә алам. Спорт объектларыгыз искиткеч, боз сараегыз гына ни тора.

Ә Лариса Беркова безнең шәһәрдәге спорт инфраструктурасына шатланган.

-Кечкенә шәһәрләрдә булырга яратам, - диде Лариса Михайловна. – Ышаныгыз, Лаешта үсеш өчен булган шартлар һәр җирдә дә юк. Моның кадерен белегез һәм үз шәһәрегезне спорттагы уңышларыгыз белән данлагыз.

Аннан соң чемпионнар иң яхшы спортчыларга һәм аларның тренерларына, укытучыларга спорттагы уңышлары, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда актив катнашулары, спорт чаралары үткәрүдә югары гражданлык позициясе күрсәтүләре өчен район мактау грамоталары тапшырдылар.

Россия спортчылары берлеге делегатларын Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде. Ул спортчыларга спортта киләчәктә җиңүләр теләде, кунакларга безнең шәһәргә килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга истәлек бүләкләре тапшырды.

Районның спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге начальнигы Илназ Зарипов районның спорт тормышы, казанышлары һәм бу өлкәдә үсеш перспективалары турында сөйләде. Илназ Гадел улы үз чыгышын кызыклы видеофильм белән чиратлаштырды. Ә мәдәният йорты фойесендә Лаеш районы спорт уңышлары өчен лаек булган спорт бүләкләре күргәзмәсе оештырылган иде. Ялтырап торган кубоклар куелган берничә өстәл бар кешене җәлеп итте. “Олимпия легендалары – балаларга, яшьләргә һәм Россия балалар спортына” акциясендә катнашучылар саубуллашканда лаешлылар белән фотога төштеләр, кунакчыл шәһәргә тагын килергә теләүләрен әйттеләр, монда спортта зур казанышларга ирешү өчен шартлар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Лаеш районы лаешта реклама