Пенин бакчасында Спартакиада
спорт

Пенин бакчасында Спартакиада

Җылы җәйге кичтә Лаеш шәһәренең Ленин урамындагы тыйнак Пенин паркына малайлар һәм кызлар, шулай ук аларның әти-әниләре килде.

А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены һәм Лаеш районының мәктәптән тыш эшләр үзәге алар өчен күңелле спорт чарасы оештырдылар. Спартакиадада күп балалы гаиләләр балалары, интернат-мәктәп һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар катнашты.

Вакытны яшьтәшләрең белән саф һавада үткәрүдән дә яхшы нәрсә юк. Һәркем күңеленә ошаган шөгыль тапты. Кемнәрдер шахмат һәм шашка уйнады, кемнәрдер гади булмаган  боҗра ыргыту һөнәрен өйрәнде, дартс уенында үз осталыкларын күрсәтергә теләүчеләр дә булды, ә яшь рәссамнәр асфальтта төсле акбурлар белән берсеннән берсе матур рәсемнәр ясадылар. Шук балалар төркеме парктагы оригиналь таганнарны иярләде. Ә интернат-мәктәпнең музыка остазы Галина Григорьева җитәкчелегендәге тәрбияләнүчеләре үз җырлары белән кәефне күтәрделәр. Бәйрәмне алып баручы Марина Шастина балалар белән кызыклы музыкаль тәнәфесләр үткәрде, алар хәтта өлкәннәрне дә битараф калдырмады.

Беседкада күп балалы Зәйниевлар гаиләсе эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Бу гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә, аларның икесенең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле. Балаларның барысы иҗатны үз итә, рәсемне яхшы ясыйлар. Аларның сәләтләрен А. Денежкин исемендәге Балаларның шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина күптән күргән, менә ул күргәзмә оештырып яшь талантларның күңелен күрергә булган.

Спартакиадада катнашучылар белән очрашуга билгеле Казан хәйриячесе Фәнис Мөсәгыйтов гаиләсе килгән. Аның хатыны Столбище мәдәният йорты директоры Ильмира Мөсәгыйтова, зур уллары һәм кызы яшь лаешлылар белән теләп аралаштылар. Алар буш кул белән килмәгәннәр: бүләкләр һәм дипломнарны  Спартакиадада җиңүчеләргә, бәйгеләрдә иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләргә тапшырдылар. “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина да үсеп килүче буын янына үзенең  бик тә файдалы бүләкләре белән килгән. Ул яшь җәяүлеләргә яктылык кайтаручы наклейкалар һәм төсле акбурлар тапшырды. Бу чарада катнашучының берсе дә бүләксез калмады: һәрберсенә истәлекле приз табылды.

Шулай да Спартакиадада катнашкан һәр бала өчен иң зур бүләк яхшы кәеф, аралашу булды, малайлар һәм кызлар моны озак вакытлар хәтерләрендә сакларлар.


Лаеш районы лаешта реклама пенин бакчасы

Нет комментариев