«Инноватика» Усад күппрофильле лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илья Шашков Мәскәүдә узган Халыкара сыйныф җитәкчеләре форумында Лаеш районын тәкъдим итә.
Быел форумга Россиянең барлык төбәкләреннән 40 000нән артык гариза килгән. Илья Сергеевич катгый сайлап алуны узып, оффлайн форматта катнашучы 700 белгеч исемлегенә керә алган. Татарстан делегациясе составында барлыгы тугыз укытучы һәм алты мәктәп директоры бар иде. Форумның үзенә Россия, Беларусь, Төркия, Мисыр, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан педагоглары җыелды.
Чаралар программасында тәрбия һәм идарә итүнең заманча трендлары буенча алдынгы экспертлардан интенсивлар һәм мастер-класслар каралган иде. Педагоглар үзләренең хезмәт җимешләрен тәкъдим иттеләр һәм хезмәттәшләренең иң яхшы тәҗрибәсен өйрәнделәр. Шулай ук стратегик сессияләр дә узды. Халыкара сыйныф җитәкчеләре форумы — ул яңа идеяләр һәм проектлар туа торган, шулай ук яңа казанышларга илһам бирә торган мәйданчык.
Фото: «Инноватика» күппрофильле лицее
Нет комментариев