Махсус хәрби операциядә катнашучы Лаеш районындагы туган мәктәбенә килергә вакыт тапкан
җәмгыять

Махсус хәрби операциядә катнашучы Лаеш районындагы туган мәктәбенә килергә вакыт тапкан

Урта Девятово мәктәбе укучылары һәм укытучылары янына кунакка шушы мәктәпне тәмамлаган, ә хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы Александр К. килде.

  Александр өенә кыска вакытлы ялга кайткан һәм үзенең укытучылары янына, шулай ук аңа сокланып һәм тын да алмыйча карап торучы балалар янына, туган мәктәбенә килергә вакыт тапкан. Бу ял Александрга һәм аның сөеклесенә зур шатлык алып килде — алар гаилә кордылар. Балалар сугышчылар өчен хатлар һәм уенчыклар әзерләгән иде, алар Александрдан иптәшләренә зур сәлам тапшыруын үтенделәр. Хәрби хезмәткәр исә балаларга яхшы укырга һәм өлкәннәргә булышырга кушты.

Фото: Урта Девятово мәктәбе


Махсус хәрби операциядә катнашучы Лаеш районындагы туган мәктәбенә килергә вакыт тапкан

Нет комментариев