Лаеш урманында кемнәр яши
Җәнлекләрне кышкы санау башланды
Ел саен үтә торган бу эш турында без хайваннар, үсемлекләр дөньясы өлкәсендә һәм аеруча саклана торган территорияләргә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Михаил Ерошомов белән сөйләшәбез.
-Әйтеп үтегез әле, җәнлекләрне кышкы санау нинди чара ул һәм бу нинди максаттан эшләнә.
-Ел саен үтә торган чара Татарстанда 15 гыйнвардан 10 мартка кадәр уза. Бу исәп буенча районның хайваннар дөньясы турында гомуми күзаллау формалаштырабыз. Җәнлекләрнең баш санын белеп без аучылык ресурсларына квота билгели алабыз, урманда яшәүчеләрнең кайсыларын сакларга, якларга кирәклеген беләбез.
-Җәнлекләрне санау ничек үтә, бу эшкә кем җитәкчелек итә?
-Лаеш районында алты аучылык хуҗалыгы теркәлгән, шуларның алтысы аудан файдаланучы булып тора: Кама киңлеге, Идел-Кама, Никольский, Караишево һәм Янтык. Һәр кайсы үз территориясендә биоресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә тәртип саклый, саклау эшчәнлеге алып бара, җәнлекләрне ашаталар һәм шул тәртиптә кышкы санау алып баралар. Җәнлекләрне теге яки бу җирлекне үткән эзләр буенча саныйбыз. Барлыгы 500 километр озынлыктагы 35 маршрут эшләнде. Шуның 110 километры урманда, ә 390ы басулар буйлап үтә. Хәзерге вакытка сигез маршрут үтелде инде.
-Ә алтынчы хуҗалык кемнеке?
-Бар кеше кереп йөри ала торган. Гаризаны МФЦ аша бирергә һәм ауга чыгарга була.
-Лаеш районы урманнарында нинди җәнлекләр яши? Кайсыларын ауларга ярамый?
-Быел урманда пошилар, куяннар һәм болан-кәҗәләр эзләре күп. Безнең урманнарда шулай ук төлкеләр, бурсыклар, кабан дуңгызлары, янутсыман этләр һәм хәтта аюлар да очрый. Кызыл китапка кертелгән аккошларны һәм аюларны аулау тыела.
-Мәгълүматыгыз өчен рәхмәт, Михаил Михайлович!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев