Лаеш районы артистлары «Гатчинада Рус гармуны» фестивалендә алкышлар җыйдылар
яңалыклар

Лаеш районы артистлары «Гатчинада Рус гармуны» фестивалендә алкышлар җыйдылар

ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Клюшина җитәкчелегендәге «Веретенце» ансамбле «Гатчинада Рус гармоны» икенче Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә чыгыш ясады.

Бер сәхнә мәйданчыгында Россиянең күп кенә төбәкләреннән килгән гармунчылар, коллективлар һәм солистлар очрашты, аларны рус җырына һәм гармуннарына мәхәббәт берләштерә.

Башта Лаеш районының «Рус милли-мәдәни берләшмәсе» әгъзалары кергән ансамбль читтән торып уздырылган турда катнашты. Аннары Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә очный турда чыгыш ясарга чакыру килде. Алай гына да түгел, якташларыбыз кичә гала-концертта чыгыш ясадылар. «Веретенце» ансамблен фестивальдә катнашучылар арасыннан сайладылар. Тамашачылар һәм фестивальдә катнашучылар Татарстан вәкилләрен бик җылы каршы алды.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча «Веретенце» ансамбле беренче дәрәҗә лауреат дипломын алды. Ә Валентина Павловна «Россия гармунчысы» медале белән бүләкләнде һәм «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә җиңүче булды.

Фото: Орел мәдәният йорты


Лаеш районы артистлары «Гатчинада Рус гармуны» фестивалендә алкышлар җыйдылар

Нет комментариев