2023 елның февраль белән март айларында кичке күктә гадәти булмаган ике якты “йолдыз”ны күрергә мөмкин иде. Бу Венера белән Юпитер бер берсенә якынлаша.
Автор фотосы.
Февраль ахырында ай, Юпитер һәм Венера бер сызыкта тезеләләр. 2 марттан соң, Венера һәм Юпитер якыная башлагач, алар бер-берсеннән ераклаша башлыйлар.
Ә сез беләсезме, Юпитер һәм Венера хәтта иң якты йолдыз Сириустан да яктырак. Юпитер белән Венераның тагын бер үзенчәлеге — аларның тигез балкышы. Барлык якты йолдызлар җилдә шәм ялкыны кебек ялтырап торалар. Ә Юпитер һәм Венераның балкышы тигез.
Фотода Юпитер һәм Венера төнге күктә. Чагыштыру өчен, фонарь бу ике ерак йолдызга караганда бераз яктырак балкый.

Нет комментариев