Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре балаларны яклау көненә әкияти бәйрәм әзерләгәннәр.

Балалар өчен иң яраткан ризык-конфет. Карамель фабрикасы геройлары — Зефирка, Мистер Драже, чикләвек һәм цукатлар белән бергә балалар нәкъ менә шуларны әзерләгәннәр дә инде. Карамель фабрикасы кунагы Кыш Бабай балаларны бик гаҗәпләндерде. Ул «Кыш Бабай һәм җәй» мультфильмыннан балалар белән бергә «Җәй нәрсә соң ул?» икәнен белергә килгән. Балаларның күзләре янды! Аларның тыелгысыз көлүләре һәм эчкерсез елмаюлары бәйрәм атмосферасын чын тылсым белән тутырды.

Бәйрәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон исеменнән бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Фотоны Татьяна Сәгыйтова бирде
Нет комментариев