Район мәдәният йорты фойесында А. Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены ярдәмендә лаешлыларның өч командасы “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенында көч сынашты.
Чара очрашуларны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан Виталий Куликовның 25 яшьлегенә багышланды. Аның чакыруы буенча танылган юрист, шагыйрь, юридик фәннәр докторы, профессор Анатолий Белкин уйнаучы тренер булды. Ул өч мәртәбә “Нәрсә? Кайда? Кайчан” буенча Мәскәү чемпионатының югары лигасы чемпионы (1998-2001), ике тапкыр ”Нәрсә? Кайда? Кайчан?” буенча Россия чемпионы (2004, 2002), МАК суперлигасының алты тапкыр чемпионы (1999-2006), “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” буенча дөнья чемпионы (2008).
Шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина җыелучыларны уен башлану белән котлады һәм туган көне уңаеннан Виталийга һәм Мәскәү кунагына бүләкләр һәм сувенирлар тапшырды. Виталий ярыш кагыйдәләрен игълан итте, алар берничә раундта үтә, аның барышында 36 сорау бирелә. Җавапларны уйлау өчен бирелгән вакытны искә алып һәм аларның дөреслеген абруйлы хөкемдарлар коллегиясе күзәтә.
Өч команда өч өстәл артында өч сәгать дәвамында катлаулы сорауларга җавап эзләде. Команда әгъзалары тулысынча уйга чумды. Сораулар шактый катлаулы да, шул ук вакытта кызыклы да иде. Катнашучыларның барысын уен азарты биләп алды, алар үз версияләрен тәкъдим иттеләр. Алып баручы тәкъдиме белән Анатолий Белкин чиратттан һәр команда уенчысы янына килде, фикер алышуны кирәкле юнәлешкә борды һәм дөрескә якын фикер алышуда катнашты, әмма җавапны әйтмәде.
Раундлар арсында уенчылар игътибарларын музыкаль тәнәфесләр җәлеп итте. Килүчеләр өчен Александр Анисимов ( җитәкчесе Галина Григорьева) һәм Илшат Галиев җырлады. Яшь, әмма тәҗрибәле артист Мария Дормидонтова (җитәкчесе Мартынова В.П.) биюен җылы каршыладылар. Уенда катнашучылар Мәскәү кунагы – шагыйрь, математик, юрист Анатолий Белкин башкаруында шигырьләр һәм мәсәлләрне рәхәтләнеп тыңладылар.
Һәр төр ярышлар бүләкләү белән тәмамлана. Интеллектуаль уенда күрү сәләте буенча инвалидлар командасы өченче урын алды. Алар көмеш ябалакка ия булдылар. Алтын ябалакка икенче урын өчен инвалидлар җәмгыяте командасы лаек булды. Ә уенда Александр Денежкин исемендәге шәфкатьлелек орденының “Надежда” клубы җиңү яулады. Аларга төп приз - бәлләүр ябалак тапшырдылар.
Хөкемдарлар коллегиясе Алсу Әхмәтҗанованы – “Надежда” клубы рәисе һәм Илдар Ситдыйковны – күрү сәләте буенча инвалидлар җәмгыяте вәкиле - иң яхшы уенчылар дип атады.
Очрашуда катнашучыларның барысына Казан шәһәренең туризм һәм спорт комитеты биргән дипломнар һәм сувенирлар тапшырылды. Жюри әгъзаларына һәм артистларга район мәдәният бүлеге рәхмәт хатлары бирелде. Музыкаль номерлар вакытында һәм тавыш аппараты белән Андрей Плескач ярдәм итте. Чараны оештыруда Любовь Кнутованың ярдәме зур булды.
-Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне мондый очрашулар күмәк уй-фикерләр дәрьясына алып керә, - дип билгеләп үтте А. Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина.
Очрашу фотосессия һәм туган көн уңаеннан зур торт белән чәй табыны янында тәмамланды.
Нет комментариев