Габишев мәдәният йорты хезмәткәрләре ачык, күңелле һәм бизәлешле бәйрәм оештырдылар.
«Чәчәк ат, туган авылым» дип аталган авыл көне саф һавада, мәдәният йорты мәйданчыгында узды. Бәйрәм кунаклары артистлар белән бергә җырладылар һәм биеделәр. Килүчеләр белән бергә «Тылсымлы теләкләр боткасын» пешерделәр. Ботканы болгаткан вакытта балалар теләкләр теләделәр, ә аннары, ул чынга ашсын өчен, аннан авыз итәргә кирәк иде. Кич буе авыл халкын җирле артистлар башкаруындагы җырлар һәм биюләр куандырды.
Фото: Габишев мәдәни-спорт үзәге
Нет комментариев