Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Пәрәү авылы халкы белән очрашу үткәрде.

Чара авыл халкының казанышлары белән танышудан башланды. Илдус Фатыйх улы МХО волонтерлары һәм яшь эшмәкәрләр белән сөйләште. Ул шулай ук җирле осталарның эшләренә бәя бирде һәм яшь армиячеләрне патриотик чараларда катнашулары өчен мактады.

2024 елгы эш нәтиҗәләре турында Пәрәү авыл җирлеге башлыгы Фәнил Тимергалиев сөйләде. Аның сүзләренә караганда, авыл территориясендә 339 шәхси хуҗалык исәпләнә, аларда 671 кеше яши.
Фәнил Фәрит улы бигрәк тә укытучыларның һәм укучыларның уңышларын билгеләп үтте. 107 укучының 16сы олимпиаданың муниципаль этапларында призер һәм җиңүче булдылар. Диләрә Кирпичева инглиз теле буенча олимпиаданың республика этабында призер булды. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Гарипова «Кеше тәрбияләү» конкурсының муниципаль этабында икенче урынны алды. Зөлфия Зәйнуллина «Иң яхшы татар теле укытучысы» конкурсының муниципаль этабында икенче урынны яулады. Гөлназ Әхтәмова «Кеше тәрбияләү» конкурсының республика этабында иң яхшы класс җитәкчеләре унлыгына кергән.

Узган ел авыл урамнарында 10 фонарь алыштырылды. Үзара салым программасы буенча җыелган акчаларга Мәктәп һәм Йолдыз урамнары арасында суүткәргеч ремонтланды. Акташ, Алан-2, Мәктәп, Кояш урамнары юлларына ремонт ясалган, вак таш салынган. Балалар һәм спорт мәйданчыгы төзелеше төгәлләнде.

Узган елның ноябрендә капиталь ремонттан соң «Нур» исеме алган мәчет ачылган. Авыл халкы һәм кунаклары өчен мәчет янында чиста һәм саф сулы «Чишмә» ачылган.

Узган ел шулай ук җирлек грант алды, аның акчалары яңа скважина бораулау өчен тотылган. Суы бик йомшак һәм сыйфатлы.

2025 елда авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре күп балалы гаиләләргә, МХОда мобилизацияләнгән катнашучыларның гаиләләренә, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә, аз керемле гражданнарга, инвалид балаларга адреслы ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкләр.

Территорияне төзекләндерү эшләре дә дәвам итәчәк. Балтырганга каршы көрәшкә аерым игътибар бирелә.

Пәрәү авыл җирлеге башлыгы үз чыгышы ахырында Лаеш районы җитәкчелегеннән Башкарма комитет, мәктәп, янгын сүндерү бүлеге һәм китапханә биналарын капиталь ремонтлауда ярдәм итүләрен сорады.
Күбрәк фотоларны астарак галереяда карагыз.
Нет комментариев