Лаеш урамнарында суүткәргеч торбаларны алыштыралар
җәмгыять

Лаеш урамнарында суүткәргеч торбаларны алыштыралар

Окунев урамындагы эшләр шәһәрнең коммуналь челтәрләрен модернизацияләү программасы кысаларында башкарыла.

Суүткәргеч челтәрләрен ремонтлау Окунев урамындагы участокта алып барыла. Еш тишелә торган тузган торбаларны диаметры 110 см булган полиэтилен торбаларга алыштырачаклар.

Эшләрне горизонталь бораулау ысулы белән башкаралар. Бу коммуникацияләрне грунт ачмыйча гына салырга мөмкинлек бирә, шау-шуны киметә һәм инфраструктураны бозмый. Элек мондый ремонтлар масштаблы җир эшләре таләп итә иде, әмма хәзер ГНБ технологиясе халык өчен уңайсызлыкларны киметә.

Торбаларны алыштыру шәһәрдә су белән тәэмин итүне яхшыртачак һәм аварияләр куркынычын киметәчәк. 

Фото: Лаеш шәһәре Башкарма комитеты


Лаеш урамнарында суүткәргеч торбаларны алыштыралар

Нет комментариев