Лаеш шәһәрендә Авиацион укыту үзәге ачылды
Лаеш техник-икътисад техникумы базасында яңа Авиацион укыту үзәге ачылу уңаеннан студентлар уку йорты стадионында «Элерон» пилотсыз очкыч макетын һавага җибәрделәр.
Безнең шәһәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының республика киңәшмәсен үткәрү урыны булды, анда узган уку елында тармак үсешенә йомгак ясадылар һәм киләчәккә өстенлекләр билгеләделәр. Педконференциянең «Һөнәри белем бирү һәм хезмәт базары: яңа икътисад өчен заманча кадрлар» темасы буенча секция утырышын Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкләде. Анда Татарстанда һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләре, урта һөнәри белем бирү студентлары өчен мөмкинлекләр, өлкән кешеләрне укытуны оештыруның яңа механизмнары карап тикшерелде.
Тулырак мәгълүматны газетаның киләсе санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев