Шушындый тирән мәгънәле, тарихи язманы редакциягә тапшырган өчен Г. Лукинага олы рәхмәтебезне юллыйбыз. Нәкъ менә Сезнең ярдәм белән бүген без укучыларыбызга онытылмаслык кеше язмышлары турында сөйли алабыз. (дәвамы)
Черек бәрәңге күмәченнән — хәрби училищега
Нотфулла абый мәктәпкә укырга керә. Киемнәре дә начар гына була, уку әсбаплары да җитешми. Ул вакытларда язарга карандаш яисә карага манып яза торган ручка булса, бик әйбәт санала иде. Язарга дәфтәр юк: кемдер иске китап битенең юл араларына, кемдер газета битләренең ак җирлегенә яза. Ул вакытта авылда җидееллык мәктәп була. Нотфулла абый Татар Янтыгы мәктәбен уңышлы тәмамлый.
Алга таба укыйсы килеп, Солтан мәктәбенә бара. Биредә торып укырга кирәк иде. Торган өчен түләргә акча булмау сәбәпле, әнисе Рәхимә апа белән әтисенең сеңлесе Әминә Солтанга уфалла арбасы (бездә аны нәни арба дип атайлар) белән утын илтәләр. Әнисе Нотфулла абыйга ашарга черек бәрәңге күмәче пешереп җибәрә торган була. Сәләтле дә, тырыш та булуын күреп, Солтан мәктәбе укытучылары Нотфулла абыйга алга таба да укырга киңәш итәләр.
Бәхеткә каршы, укучыларны югары хәрби уку йортларына чакырып, Солтан мәктәбенә Балык Бистәсе хәрби комиссариатыннан киләләр. Артиллерия училищесына юллама бирәчәкләрен әйтәләр. Нотфулла абый авылга кайткач, хәрби кеше буласы килүен, Казанга артиллерия училищесына укырга керергә теләге барлыгын әнисенә әйтә.
Әнисе Рәхимә апа, малае үсеп җиткәч, авылда калыр, тормыш итәргә булышыр, дип өмет иткән була. Тормыш җиңеләер дип уйлый, ни әйтсәң дә ир-егет бит. Шуңа күрә улын укырга җибәрергә каршы төшә. Нотфулла абыйның укырга керергә теләге бик зур булганлыктан, ул әнисенә киңәш бирмәсләрме дип, әтисенең сеңлесе Әминә апага килә. Әминә апа ире Салих белән җиңгәсе Рәхимә апа янына килеп, Нотфулланы укырга җибәрергә күндерәләр. Шулай итеп, Нотфулла абый Казанга чыгып китә.
Тбилиси сынавы: «Себергә җибәрәм!»
Казанда артиллерия училищесына укучылар тупланып беткән була. Аңа Тбилиси шәһәренә барырга тәкъдим итәләр. Авыл баласы тәвәкәлләп, Грузиягә чыгып китә. Мең кыенлыклар белән Грузиягә барып җиткәндә, укырга керергә теләге кими башлаган була инде — авылын, әнисен сагына.
Экзаменнарга әзерләнгәндә, грузин егетләренә математикадан мәсьәләләрне бик ансат кына чишеп бирә. Аларга: “Мин укырга кермим”, — дип әйтә. Бу сүз училище җитәкчесенә барып җитә. Ул Нотфулла абыйны үзенә чакырта һәм:
— Укырга экзамен бирмисең икән, мин сине, Файзуллин, Себергә өч елга турыдан-туры җибәрәм, — ди.
Нотфулла абый “бик яхшы” һәм “яхшы” билгеләренә экзамен биреп, укырга керә. Укый башлап, ничек укып бетергәнен сизми дә кала. 1955-1956 елларда аны Украина Республикасының Хмельницкий өлкәсенә билгелиләр. Эшләгән акчасын туплап, авылга кайта һәм әнисе торган өйне яңартып бирә, Янтыкта аны “сипләп бирде” диләр.

Хрущев реформасы һәм ательедагы очрашу
Генеральный секретарь булып Н.С. Хрущев килгәч, армия кыскартыла. Нотфулла абый Судак шәһәрендә токарь булып эшкә урнаша. Югары белемле, тырыш ир-егетне биредә дә күреп алалар, югары квалификацияле токарьлар кебек үк хезмәт хакы билгелиләр. Башта аннан көлгән эшчеләр:
— Ну что, капитан, ты себя показал, молодец! — диләр. Хезмәт хакын Нотфулла абыйга күбрәк түли башлыйлар. Ул чордагы белемле кешеләр кайда эшләсәләр дә, укыган белемнәрен аклыйлар иде.
1977 елда илгә янә укымышлы хәрбиләр кирәк була. Файзуллин Нотфулла абыйны яңадан хәрби хезмәткә чакырып, Себергә, Алдан шәһәренә җибәрәләр. Ерак юлга чыгар алдыннан ул Казанга, Сәхәбетдин исемле двоюродный туганына кагыла. Сәхәбетдин абыйсы аңа: “Ерак юлга чыгасың, әйдә әле ательега кереп, костюм-чалбар тектерик сиңа”, — дигәч, шунда китәләр.
Керсәләр, заказлар кабул итеп, яшь, чибәр кыз утыра. Кызның исеме — Нурҗиһан. Ул:
— Абый, миңа бер генә борылык карагыз әле, — дип куя. Сәхәбетдин туганы:
— Борылып карар, карар. Нишләп карамасын, ул — ирекле кош, — ди.
Бер атнадан алар өйләнешеп, никах укытып, язылышып, Алдан шәһәренә икәү бергә барып төшәләр. Шунда аларның ике кызлары туа: Гөлнара һәм Зөлфия.
Сагынып кайткан туган як
1982 елда ире отставкага чыга. Алар туган якларына кайтырга уйлыйлар. Нотфулла абый Лаеш военкоматына эшкә урнаша. 1984 елда аны Казанга, Сәламәтлек саклау министрлыгының хәрбиләр белән эшләү бүлегенә алалар. Өч бүлмәле квартира бирәләр. 60 яше тулганчы шунда эшли. Җибәрәсе килмәсәләр дә, ул:
— Гаиләм белән гел бергә булып, яшәү ямен, өй җылысын, бәхет тәмен тоеп яшисем килә, — дип эштән китә.
Менә шундый язмышлар...
Нет комментариев