Менә шундый язмышлар...
Лаеш ягы кешеләре

Менә шундый язмышлар...

Шушындый тирән мәгънәле, тарихи язманы редакциягә тапшырган өчен Г. Лукинага олы рәхмәтебезне юллыйбыз. Нәкъ менә Сезнең ярдәм белән бүген без укучыларыбызга онытылмаслык кеше язмышлары турында сөйли алабыз.

 

Мин Нотфулла абыйларга барып кергәндә, өйлә узган иде инде. Нурҗиһан апа бакчада эшләп йөргән җиреннән: “Әйдә кер, кер, сеңлем. Түргә уз”, — дип каршы алды.

Бакчаның һәр почмагында тәртип. Агачлар үзләренчә көзгә әзерләнгәннәр. Түтәлләр яшелчәләр утыртырга әзер. “Бигрәк тәртипле, аерым чисталык”, — дип уйлап куярга өлгермәдем, Нурҗиһан апа минем уйларымны аңлагандай:

— Офицер хатынында төгәллек, Нотфулла өйрәткәнчә, дәвам итәргә тиеш дип уйлыйм. Юкса миңа Нотфуллам үпкәләр дип куркам, — диде.

Һинд киносындагыдай мәхәббәт

Өйгә кергәч, яраткан кешесе турында сүзне дәвам иттек.

— Сезнең сөеп һәм сөелеп узган тормыш юлыгыз турында китап язарлык, җыр чыгарырлык, диләр иде авылда. Чынлап та, Һинд киноларындагы шикелле мәхәббәт буламыни ул тормышта? — дип сорадым.

— Була икән шул. Без бер-беребезне бер күрүдә яраттык, — дип сөйләп китте ул. — Нотфулла 1933 нче елда туган, ә мин аннан 16 яшькә кечерәк. Мин яшь аермасын бервакытта да сизмәдем. Ул да шулай. Без гел яшь идек. Бәхетле идек. Нотфуллама бакыйлыкка күчкәндә 89 яшь иде. Намазга бастым. Аңа дога кылам.

Җәй көне авылга кайтам. Иртән йокыдан торгач, алдан Нотфуллам белән исәнләшәм. Авылда дога кылганда, ничектер җиңелчә генә аркама кагылып киткәли кебек. Мин аның янымда торганын тоям. «Нотфулла, мин синең нигезеңне саклыйм», — дим. Бик яратканнар арасында берсе китү белән бәйләнеш өзелми, күрәсең. Акыллы ир-ат барысына да өлгерә, диләр. Дөрестер ул. Миңа торыр өчен авылда да ике этажлы өй салып калдырды Нотфуллам. Бер нәрсәгә дә интекмәдем, хәзер дә шулай.

Урак өстендә башланган авыр балачак

Нотфулла абый Лаеш районы Татар Янтыгы авылында Габдулла абый һәм Рәхимә апа гаиләсендә 1933 нче елның урак өстендә туган. Ә туу турындагы таныклыкка 27 нче ноябрь дип язылган — ул вакытларда шулай булган инде.

Сугыш башланганда, Нотфулла абыйга 8 яшь була. Әтисе Габдулла абый фин сугышында катнаша, яралана. Яралары төзәлеп бетсен өчен авылга кайта, әмма авылда бераз тернәкләнгәч, кире сугышка китә.

Сугыш вакытында бөтен кешенең хәле авыр. Нотфуллам сөйли иде:

— Налогларны түләргә акча булмагач, әбием Хәят мендәрләр белән түләде. Бервакыт яз көне өйдән-өйгә кереп берничә авыл кешесе һәм районнан килгән уполномоченный йөриләр. Өйдә чәчүгә әзерләп куелган, ашамыйча җыелган 8 чиләк бәрәңгене күрделәр. Шуларны алып чыга башлыйлар. Район кешесе, өйдәге балаларны күреп, «берничә чиләкне калдырыйк» ди, ә үз авылыбыз кешесе: «Юк, барысын да алып чыгабыз», — дип алып чыгып китә.

Әниләре Рәхимә апа, балалар ач дип, председатель янына менә. Балаларга ашарга бераз ашлык яздырып бирмәссеңме, ди. Җитәкче: «Не положено», — дип җавап бирә. Кечкенә баласы Зәйтүнә бигрәк тә ачыга, шуның өстенә кызамык белән авырый башлый. Әнисе Рәхимә апаның сөте бетә. Берничә көннән кызы Зәйтүнә ачтан үлә.

Исән калу бәясе

Рәхимә апа, әтисенең ит нaлогын түләргә хайван суйганын ишетә. Балаларына ашарга берәр нәрсә бирмәсләрме дип, әтиләренә менә һәм алардан суелган хайванның тиресен кисеп алып төшә. Тирене өтәләр, кыралар, суга салып кайнаталар. Шул рәвешле шулпа ясыйлар. Шулай итеп, Рәхимә апаның калган ике баласы — Нотфулласы белән Зәкиясе исән кала.

Нотфулла абыйның әтисе кабат яраланып кайта. Кире фронтка киткәндә:

— Рәхимәм, күңелем сизә, мин башка кайта алмам инде. Бу чибәрлегең белән син нишләрсең икән? — дип, сугышка китеп бара.

Аны гомер буе кайнанасы Хәят әби белән Рәхимә апа көтә. Берсе — малаен, икенчесе яраткан ирен... Сугыштан соң да күрше авылларда берәр кеше кайткан дигән хәбәр ишетсәләр, Хәят әби: “Барып шул кешедән сорап карагыз әле, безнең Габдулланы күрмәдеме икән?” — дип әйтә торган була.

Ә килене Рәхимә апа: “Кайткач бергә ябынып йокларбыз, Аллаһ бирсә”, — дип, килен булып төшкәндәге юрганын җыеп алып куя. Шул киткәннән Габдулла абый кайтмый, ә юрганны Рәхимә апа башка ябынмый. “Бер кайтмаса, бер кайтыр әле”, — дип, гомер буе ирен көтеп яши.

Ни өчен елады икән көрәшче ир-егет?

Юкса каршыларындагы йортта торган Хәят әбинең кече улы Габидулла абый абыйсының ничек һәлак булганын белә бит... Алар сугышка бергә керәләр. Һөҗүмгә барганда, Габдуллага пуля тия һәм ул һәлак була. Габидулла абыйсы аңа барып ябыша, елый-елый абыйсын күтәрмәкче була. Командиры, соңыннан килеп җирләрбез дип, Габдулланың өстенә бераз балчык салып китә, һәм алар сугышуларын дәвам итәләр.

“Язмыш сыный безне”, — диләр. Әче язмышлар... Хәят әби дә, Рәхимә апа да, Габидулла абый да озын гомерле булалар. Габидулла абый әнисенә дә, җиңгәсе Рәхимә апага да абыйсының үлүен әйтә алмыйча бакыйлыкка күчә. Ләкин абыйсы Габдулла турында берәр вакыт кайда да булса сүз чыкса, күз яшьләрен тыя алмыйча елый торган була. Озын буйлы, чибәр, уңган көрәшче ир-егетнең нигә елаганын ул вакытта күп кеше аңлый да алмый.

Үләр алдыннан Габидулла абый бу турыда Нәгыймә апасының кызы Мөгелсемгә сөйли. Мөгелсем апага ул вакытта 14 яшь була. Бәлки, Габидулла абый дөреслекне белсеннәр дип әйткәндер. Фронттан командирыннан хат килгәч кенә, 1984 елда Мөгелсем апа бу турыда Габидулла абыйсының сөйләгәнен ача. Бу вакытта Хәят әби дә, Рәхимә апа да, Габидулла абый да мәңгелеккә күчкән булалар инде.

Фронттан хат (1984 ел): Билгесезлекне юатучы юллар

“ Хөрмәтле Нотфулла Абдуллович! 
«Советская Татария» газетасы редакциясенә юлланган үтенечемә җавап бирүегезгә мин бик шатмын.
1945 елда, Кёнигсберг крепостен (Көнчыгыш Пруссия) апрель штурмы белән алганнан соң, 3 нче Белорус фронты 11 нче гвардия армиясе 84 нче гвардия укчы дивизиясенең безнең 243 нче гвардия укчы полкы җанлы көчләрне һәм кирәкле техниканы тулыландыру, тәртипкә китерү өчен икенче эшелонга басты.
Бу 1945 елның 12-14 апрель көннәрендә иде. Бу чорда безнең полкка солдатлар һәм офицерлардан торган яңа тулыландыру килде. Мин ул вакытта гвардия кече лейтенанты дәрәҗәсендә укчы взвод белән командалык итә идем. Әлеге яңа килгәннәр арасыннан минем взводка Алиевлар фамилияле ике бертуган абыйлы-энеле килде. Берсе өлкән абыйлары — Габдулла исемле, старшина дәрәҗәсендә иде, икенчесе — өлкән сержант, исемен хәтерләмим.
Мин алар белән тиз танышып киттем, Татариядән икәнлекләрен белдем. Старшина дәрәҗәсендә булганына рота старшинасы вазыйфасын тәкъдим иткән идем, әмма абыйлы-энеле икесе дә старшина булудан баш тарттылар. Алар: «Без кулга винтовка тотып, фәкать гади солдат сыйфатында гына сугышабыз», — диделәр. Нәкъ шулай булды да. Алар бик кыю сугыштылар.
Кёнигсбергны штурмлаганнан соң һәм җанлы көч белән техникага кирәкле тулыландыру алгач, безнең 84 нче гвардия укчы дивизиясенә Фриш-Гаф култыгы  янындагы Балтыйк диңгезендә урнашкан Пиллау диңгез крепостен штурмаларга туры килде. Аннан Пиллауга таба хәрби-юл  буйлап һөҗүм иттек. Нәкъ менә шул вакытта бәла аяк астыннан чыкты — кече абыйлары һәлак булды (разрывная пуля маңгаена тиде).
Олы абыйсы бик елады, кечесен без аның өлкән абыйсы белән бергә Пиллау косасында, тимер юл өеме буйлап казылган тирән булмаган окопка җирләдек. Бу хәл нәкъ урталыкта булды, чөнки вакыйга Пиллау буенда иртән иде. Мин өлкән абыйсын юатып: «Ничава, менә Пиллауны алырбыз да, кайтышлый энеңне һәм Ватаныбыз өчен һәлак булган башка егетләрне хәрби почестьлар белән җирләрбез», — дип әйттем.
Әмма безгә аларны почестьлар белән җирләргә насыйп булмады.
1945 елның 25 апрелендә Пиллау крепостен штурмлаганда, урам сугышларында мин яраландым (шәһәрнең яртысы безнең кулларда иде инде). Ул вакытта (солдат булып сугышучы) рота старшинасы Габдулла Зәбируллович исән иде әле. Ул мине тыл хезмәтенә кадәр озатып куйды. Шул көнне без аның белән мәңгегә аерылыштык. Медсанбат, госпиталь... 1945 елның июль башында мин госпитальдән чыктым һәм 1947 елга кадәр хезмәтемне дәвам иттем. Хәзерге вакытта хезмәт фронтында тырышам. Мин үзем 1925 елгы, 1944 елдан КПСС әгъзасы.
Сез үз әтиегезне тасвирлаганча, барлык билгеләр җавап бирә. Тышкы кыяфәте дә, яше дә туры килә. Тик аның хәбәрсез югалган вакыты гына туры килеп бетми.
Нотфулла Абдуллович, Сездән түбәндәгеләрне үтенәм:
1. Әгәр әтиегезнең соңгы хатлары сакланган булса, андагы конвертта кыр почтасы яисә хәрби часть номеры, йә почта ящигы күрсәтелмәгәнме; 
2. Әгәр әтиегезнең фотосурәте сакланган булса.
Бу билгеләр буенча миңа төгәлрәк берәр нәрсә әйтеп булмасмы. Тагын минем взводта Самахин (?) Абдулла исемле солдат сугышты, ул да Татариядән иде, рота снайперы иде. Гәүдәгә кечкенә генә солдат, трофей алман хромовый итекләре киеп йөри иде. Үзе кечкенә булгач, итекләре аягына туры килми, очлары өскә таба кәкерәеп тора иде. Ул да Габдулла Зәбирулловичны белә иде.
Сездән үтенәм, әгәр вакытыгыз булса, аларның фотосурәтләрен яисә бу материалны «Советская Татария» газетасында яки район газеталарында бастырып чыгарсагыз иде.
Бу бертуганнарны мин үлгәнче онытмам, йөрәгем моның Сезнең яраткан әтиегез булуын кабатлый.
Сезгә карата тирән хөрмәт белән, гвардия капитаны запасы
Касыйм Усманович Мавлютов “

 

Касыйм Мавлютов хаты

Касыйм Мавлютов хаты

Дәвамы бар. 


Менә шундый язмышлар...

Нет комментариев